Проект хакында

  • Posted on: 2 January 2017
  • By: ektor

Сайтның максаты булып ата-аналарга һәм укытучыларга гаиләдә һәм уку-белем бирү йортларында туган телләрне куллану буенча сыйфатлы материаллар бирү тора. Сайт даими рәвештә яңа материаллар белән тулыландырыла. Сайт Чуаш Республикасында белем алырлык дүрт телендә - чуашча, урысча, татарча һәм мордвача (эрзя) булдырылган. Киләчәктә кайбер материаллар башка телләрдә дә, мәсәлән, украинча, азәрбайҗанча яки таҗикчә, булачак дип көтелә. Барлык текстлар шул дүрт телгә тәрҗемә ителмәгән: тик урыс телендә генә яки тик чуаш телендә генә һ.б. булганннары бар.

«Икетелле балалар» проекты Чуаш Республикасы Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Чуаш республика белем бирү институты ярдәмендә «Хавал» чуаш иҗтимагый оешмасы тарафыннан әзерләнгән.

Яңа үз ирке белән катнашучыларны, шул исәптә тәрҗемәчеләрне һәм төзәтүчеләрне, хуплап каршы алабыз.

Проектта катнашучылар

Эктор Алос и Фонт, Светлана Андрианова, Рөстәм Баттал, Александра Бачурина, Александр (Алпарух) Блинов, Василий Бокин, Елена Бычкова, Настюшка Владимирова, Алина Григорьева, Ольга Иванникова,  Вячеслав Иванов, Наталия Иванова, Алексей Леонтьев, Юлия Лутошкина, Настя Мелкова,Оля Михайлова, Ираида Мукина, Галина Мулюкова, Геронтий Никифоров, Ольга (Ульпи) Николаева, Ирина Сарбаева, Ольга Семенова, Лада Сергеева, Анна Степанова, Настя Чернова, Иван Шакин
И.М. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының Урыс һәм чуаш филологиясе һәм журналистикасы факультеты
«Уңыш өчен Тел» чит ил телләре мәктәбе